Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2021 елда — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кичә Казанның Галиев мәчетендә нәзарәтнең Аксакаллар шурасы утырышы узды

Чараны шура әгъзасы, Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укып башлады, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дога кылды. Утырышны Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов алып барды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Ул беренче чиратта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башланганын билгеләп үтте, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләрен җиткерде, әлеге комиссиядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның әгъза булып торуын искә төшерде.

Алга таба сүз Аксакаллар шурасы тарафыннан 2021 елда — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бурычлар һәм тормышка ашырырга ниятләнгән планнар буенча фикер алышу хакында барды.

Утырышта Казанда татар-мөселман мәктәбен булдыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, күп телләр өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләү, эш сөючән һәм булдыклы татар ул-кызларын тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде. 

Алга таба Аксакаллар шурасы әгъзалары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең туган телебезне үстерү юлына басуын билгеләп, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү буенча тәкъдимнәре белән бүлештеләр.

Очрашу ахырында Аксакаллар шурасы әгъзалары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм шура исеменнән аны киләсе срокка мөфти итеп сайларга тәкъдим иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев