Үз баласын саткан
«Вести» каналы шаккатмалы хәбәр җиткерде.
Оренбургта яшәүче бер ир үзенең малаен 1,5 млн сумга саткан.
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат 2023 елда туган улын тәрбияләүдән баш тартып, үзенең матди хәлен яхшыртырга теләгән.
Декабрь башында ул кунакханә комплексы янына килеп, улын сатып алырга тәкъдим итә.
Бер хатын-кызга улын миллион ярымга сатарга ризалаша. Хатынга улын бирә һәм акчасын ала. Тик акчаның рәхәтен күрә алмый, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев