Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк районда - Җиңү бәйрәме

Ул «Энтузиастлар» бульварында узды.

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы. Әлеге канкойгыч сугышта 27 млн кешенең гомере өзелде. Без аларның батырлыгын онытмаска, исән-сау ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә, үлгәннәрне искә алырга тиешбез.

Чаллының өч районында бәйрәм чаралары уза.

Үзәк районында илебез тарихындагы иң кадерле бәйрәм - Бөек Җиңүгә  багышланган чара Энтузиастлар бульварында үтте. 

Биредә картиналар галереясы коллективы, ТОСлар ярдәме белән Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә оештырылган. 

Бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйлыйлар.

"Кызыл тау» мәдәният сарае артистлары Илгизәр Мортазин, Равил Галиев, Наил Әнәсов, Варвара Тучина, Ләйсән Сабирова, Хәят үзләренең хәрби темага багышланган җырларын башкардылар. 

«Мимими», «Лайм», «Сабантуй» бию ансамбльләре чыгышы да бәйрәмне бизәде.

Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәтчәннәрен мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов бәйрәм белән котлап, бүгенге аяз күгебез, мул тормыш өчен рәхмәт әйттеләр. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләделәр. 

«Мин ышанам: илебездә тагын бер җиңү бәйрәме булачак! Егетләребез һичшиксез җиңеп кайтачаклар», – диде ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев. 

Барыбызның да теләге уртак: илләребез имин булсын, ир-егетләребез өйләренә Җиңү белән кайтсыннар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Бөек Җиңү көне