Ике кеше һәлак булды
Тукай районында коточкыч авария булды.
11 сентябрьдә 13 сәгать 30 минутта Тукай районында юл-транспорт һәлакәте булды.
Тукай районы прокуратурасы хәбәр итүенчә, 39 яшьлек җиңел машина йөртүче ( Чаллы кешесе) куркынычсыз тизлек сайламыйча, алда "КАМАЗ" машинасына килеп керә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинадагы пассажир хатын-кыз юлга очып чыга.
Ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче бу ханым һәм машина йөртүче һәлак булды.
Йөк машинасын йөртүче зыян күрмәде.
Һәлакәт урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килде.
Кешеләр үлеменә китергән авариянең сәбәпләрен тикшерү башланды.
Фото Тукай районы прокуратурасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев