Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче чиратта халык белән эшләүчеләргә, йөкле хатыннарга кирәк

Шәһәрнең баш санитар табибы: «Гриппка каршы вакцина ясаткан кешеләр чирне җиңел үткәрә, чирләсәләр дә үлмиләр», – диде.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев журналистлар белән очрашуда гриппның  дүрт штаммы көтелүен хәбәр итте.

Аларга каршы тору өчен халыкның 60%ына вакцина ясатырга кирәк. Табиблар әйтүенчә, хәзер вакцина ясату өчен иң кулай вакыт. «Эпидемия чигенә җиткәнче гриппка каршы вакцина ясату нәтиҗәле булачак. Вакцина ясаткан кешеләр чирне җиңел, һәм өзлегеүләрсез үткәрә. Иммунитет прививка ясатканнан соң 2-3 атна узгач барлыкка килә», – диде Илгизәр Бариев. 

Зурлар вакцинаны яшәү урыны буенча шифаханәләрдә ясата алалар, балаларга ата-аналары рөхсәте белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрдә ясыйлар.
Табиблар төркеме хезмәт коллективларына барып та прививка ясыйлар. Заявка бирү өчен сәламәтлек саклау идарәсенең кабул итү бүлмәсендәге телефонга яисә шифаханәләрнең регистратурасына шалтыратырга кирәк. 

Быел Чаллыда  337 меңнән артык кеше, шул исәптән 91 мең бала вакцина алырга тиеш. Бүгенге көндә 21 мең кешегә генә прививка ясалган. 
Бүгенге көндә 926 кешегә кискен респиратур йогышлы авыру диагнозы куелган. «Бу күпьеллык күрсәткечләрдән түбән. Кешеләрнең аз авыруы – гриппка каршы вакцина ясату өчен иң кулай вакыт», – дип искәртте баш санитар табиб. Ул шәһәрдәшләрне сентябрь-октябрь айларында вакцина ясатырга өндәде.

«Беренче чиратта балалар, халык белән эшләүче һөнәр ияләре, йөкле хатыннанар, хроник чирлеләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешләр вакцина алырга тиеш», – диде сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова.

Сүз уңаеннан, шәһәрдә зурлар өчен 72 мең доза «Совигрипп» һәм балалар өчен 13 мең дозадан артык «Ультрикс Квадри» вакцинасы бар. Балаларга 6 айдан соң вакцина ясарга ярый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина сәламәтлек чир авыру сәламәтлек