Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцинация темплары түбән

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, республикада коронавируска бәйле вәзгыять борчу уята. Аның фикеренчә, вакцинация темплары нык түбән.

Аеруча 60 яшьне узганнарга куркыныч яный. Ә алар арасында прививка ясатучылар саны нибары 23,5 процент. Төбәк башлыгы җаваплы кешеләргә вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык чараларын контрольдә тотуны катгыйландырырга кушты.
Башкортстанда, мәсәлән, музей, театр һәм спорт чараларына бары тик вакцинация турында сертификат булган кешеләр генә кертелә. Ә 18 октябрьдән матурлык салоныннарына, солярийга, массаж һәм спа-салоннарына бару өчен дә әлеге сертификат кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка