Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Валентина Третьякова: «Укытучы эшен сайлавыма остазларыма рәхмәт»

Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә үзе дә 77нче гимназиядә күп еллар укытучы булып эшләүче Валентина Третьякова үзенең остазларын искә алды.

– Укытучы һөнәрен сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. Янымда һәрвакыт акыллы һәм төпле киңәшләрен кызганмаган остазларым – туган авылым Әлмәт районы Ямаш авылы укытучылары Татьяна Ивановна, Владимир Андреевич, Ольга Яковлевна, Тамара Назаровна булды. Аларның үз һөнәрләренә тугры булулары, хезмәтләрен чын йөрәктән яратулары, балалар белән оста итеп эшли алулары миндә һәрвакыт соклану уята иде. 

15 яшем тулгач Минзәлә педагогия көллиятенә укырга кердем. Андагы остазларымны да һәрберсен исемләп хәтерлим һәм яратып искә алам. Талантлы укытучы булу, бала күңелен аңлый белү өчен, минемчә, укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Остазларым үрнәге миңа да шундый булырга ярдәм итә. 

Хезмәт юлымны Әлмәт шәһәрендә башладым. Соңыннан Чаллыга күченеп килдем һәм 77нче гимназиядә эшли башладым. Биредә дә үз һөнәрләренең чын ослары хезмәт куя һәм шундый коллективта эшли алуым белән чиксез горурланам, – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Третьякова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев