Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Велосипедларны төзәтеп, катлаулы тормышта яшәүче гаиләләрдәге балаларга тапшырачаклар

Казанда ватылган яки файдаланылмый торган велосипедларны хәйриягә тапшырып була

14 гыйнварга кадәр Казанда «Чыршы астында велоигелек» хәйрия акциясе кысаларында велосипедлар җыялар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теләге булган һәркем үзенең ватылган яки файдаланылмый торган велосипедын кабул итү пунктларының берсенә тапшыра ала. Аны проект активистлары төзәтә, соңыннан катлаулы тормышта яшәүче гаиләләрдәге балаларга тапшырачак.

«Велодобро» пунктлары Борхан Шаһиди урамы, 26 («Приют» үзәге) һәм Бойничная урамы, 5 («Беренче йөгерү мәктәбе») адреслары буенча урнашкан.

Шулай ук акция кысаларында Кыш бабайдан велосипед алу турында хыялланган балалардан хатлар кабул ителә (ата-аналарның аларны сатып алу мөмкинлеге юк). Акциянең турынңа «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев