Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеран Илгизәр Идиятуллин лаеклы ялга чыкканчы «КАМГЭС»та бульдозер машинисты булып эшли

Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Илгизәр Гариф улы Идиятуллинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветеран белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров очрашты.

Илгизәр Гариф улы Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Пенза өлкәсендә 14нче ат артиллериясенең запас полкында хезмәт итә. 1945 елда Иранга җибәрелә.

Чаллы шәһәрендә Илгизәр Гариф улы гаиләсе белән 70 ел яши. 20 ел урман эшкәртү базасында тракторчы булып эшли. 1972 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр «КАМГЭС»та бульдозер машинисты булып эшли.Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Ветеран «Германияне Җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев