Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеран Мифтах Нуртдинов сугыштан туган якларына 1950 елда гына кайта

Комсомол районында ветеранны котладылар.

Җиңү көне алдыннан Комсомол районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшыру оештырылды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин, ТР Хәрби комиссариатының Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Вәлиев Бөек Ватан сугышында катнашкан Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка бүләк тапшырдылар.

Мифтах Әнсәп улы Башкортстан Республикасының Шаран районы Зирекле авылында туган. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. 1941 елда сугыш башланганда, 15 яшьлек яшьүсмер колхозда эшли башлый. «Җир дә сөрдем, печән дә чаптым, атлар белән дә идарә иттем», - дип искә ала ул хәзер. Мифтах Әнсәп улы фронтка 1943 елның ноябрендә алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә фронтның алгы сызыгына җибәрелә. Пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале,  юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Өлкән сержант хәрби званиесенә ия. Сугыштан соң өч ай Житомирда яшәгән, аннан Германиядә хезмәт иткән.Туган якларына Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. 

1951 елда Роза Сәдри кызына өйләнә һәм гаиләсе белән Октябрьск шәһәренә күчеп китә. 20 елдан артык Мифтах Әнсәп улы вахта автобусы йөртүче булып эшли, бораулаучыларны эшкә йөртә. 1973 елда Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә килә. Камгэсэнергострой СМУ-1дә экскаваторчы булып эшли. 1978 елда пассажирлар транспорты предприятиесенә күчә, анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул башта авария хезмәтендә, аннары шәһәр училищеларының берсендә балта остасы булып эшләвен дәвам итә.

Мифтах Әнсәп улы яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә актив эш алып бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев