Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеран Мөхтәсим Фәрукшин сугышта пулеметчы булып хезмәт итә - ФОТОЛАР

Шәһәр ветераннары котлаулар кабул итәләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмасын һәм котлау открыткасын сугыш ветераны Мөхтәсим Фәрукшинга Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды.

Мөхтәсим Фәрукшин армиягә 1942 елның октябрендә алына һәм Бөгелмәдәге хәрби училищега җибәрелә. Аннары частькә Ленинград фронтының 2 нче удар армиясе составында алына.

1943 елдан 1945 елга кадәр фронтта була. 1944 елда Гатчина шәһәре астында барган сугышларда катнаша һәм полк разведка взводына җибәрелә.

Балтыйкны азат итүдә катнаша, аннары гамәлдәге армиягә Көнчыгыш Пруссияне азат итүгә, аннары Сталинградка җибәрелә. Хәрби исем: станок пулеметларының рядовой пулеметчысы.

Станок пулеметларының Рядовой пулеметчысы Прибалтиканы азат итүдә катнаша, аннары азат итү максаттыннан Көнчыгыш Пруссиягә, алга таба Сталинград шәһәренә җибәрелә.

Мөхтәсим Фәрукшин 1991 елда Чаллы шәһәренә балалары янына күченә.

Бүләкләре: «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «III дәрәҗә Хезмәт Даны» ордены, 6 юбилей медальләре.

Хезмәт батырлыгы өчен «Почет билгесе», «СССРның мактаулы шахтеры», «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» орденнары белән бүләкләнгән.

Фәрид Салахов ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм озын гомер теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X