Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнәчәкләр.
Бу хакта Татарстан Президентының карары кабул ителде. Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева әйтүенчә, әлегә бүләккә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, шулай ук гамәлдәге армия составына кермәүчеләргә, “Камалышта калган Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, концлагерьларның тоткыннарына – барлыгы 2369 кеше лаек булачак.
Нет комментариев