Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарга өстәмә акча бирелә

Аның күләме - 10 мең сум

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына матди ярдәм күрсәтеләчәк. Җиңү бәйрәменә аларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләнәчәк.

«Ветераннарга әлеге акчаны алу өчен гариза язарга да, беркая барырга да кирәкми. Акча банк картасына киләчәк. Ә пенсияләрен почта хезмәткәрләре аша алучыларга 10 мең сумны өйләренә китереп бирәчәкләр», – диделәр газетабыз хәбәрчесенә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы идарәсендә. 

Түләүләр 30 апрельдә башлана. Өстәмә акча ветераннарга пенсия белән бер график буенча бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер акча ветераннар