Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарга Путин открыткалары тапшырылды

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәкимҗан Галимҗан улы Камалетдинов, Галимҗан Нәгыймулла улы Нәгыймуллин һәм Замзәмия Хәйретдин кызы Сәлахова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.

Хәкимҗан Галимҗан улы ТАССРның Аксубай районы Такталы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Совет Армиясе сафларына алына. Польша-Украина чигендә дүрт ел хезмәт итә. Хезмәт иткәннән соң Свердловск өлкәсенең Красноуральск шәһәренә китә, анда 11 ел металлургия тармагында эшли. 1979 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Хәкимҗан Галимҗан улы җылылык челтәрләре предприятиесендә җиһазларны ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Хәкимҗан Галимҗан улы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Галимҗан Нәгыймулла улы ТАССРның Сарман районы Яңа Абдул авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1956 елда Гиллия Габдрахман кызына өйләнә. 1962 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Галимҗан Нәгыймулла улы ПОПАТ предприятиесендә автобус йөртүче булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Галимҗан Нәгыймулла улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Замзәмия Хәйретдин кызы Пермь краеның Кизел шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 елда Петр Николаевич Грюкка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Чистай шәһәренә күчеп китә. Озак вакытлар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Соңрак гаилә Мамадыш районына күчеп китә, лаеклы ялга чыкканчы Замзәмия Хәйретдин кызы балалар бакчасы мөдире булып эшли. 1997 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Замзәмия Хәйретдин кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы