Ветераннарны һәм хәрбиләрне хөрмәтләделәр
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарны һәм хәрбиләрне хөрмәтләделәр

«Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турындагы хәтирәләрне киләчәк буыннарга тапшыру», – диде мэр урынбасары.

«Опен сети» ресторанында шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды. Анда Бөек Ватан сугыш ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр чакырылган иде. 

Шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә кыюлыклары һәм батырлыклары өчен хөрмәт белдерде. 

«Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турындагы хәтирәләрне киләчәк буыннарга тапшыру», – диде ул. 

Ул мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да сөйләде. 

Ветераннарны һәм хәрбиләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җиңү көне өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Бөек Ватан сугышы

Нет комментариев