Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтназыйм Сәлим улы Сәлимов котлаулар кабул итте.

Ул 1932 елның 15 мартында Татарстанның Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп үләннәре утый, бодай чәчә, фронтны азык-төлек белән тәэмин итә. Аннан тракторчы һөнәрен үзләштерә.

1953 елда өйләнә. Хатыны белән бергә бәхетле никахта ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 1974 елда гаиләсе белән Түбән Камага күчеп, шиннар заводына слесарь булып эшкә урнаша. Шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ветеранны ике оныгы сөендерә.

Котлауларга Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Йорт төзүчеләр» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фәридә Хафизова да кушылды. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев