Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветеранны хөрмәтләделәр

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Людмила Гасыйм кызы Хөснуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Людмила Гасыйм кызы Азнакай районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әнисе иртә вафат була һәм кыз өлкән абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Ул гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый. Аннары педагогия техникумына укырга керә, аны тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәре ала.
Грузиягә күчеп килә, Тбилиси институтында югары белем алып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы була. 1954 елда кияүгә чыга. 1960 елда Чаллыга күчеп килә. 20 ел “Чаллы икмәге” предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Людмила Гасыйм кызы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм 29нчы бистә ветераннар Советы рәисе Ирина Иванова котлады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев