Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәгъдәләреннән баш тарталар

Хәтерегездә булса, "Подсолнухи" бистәсендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү халыкның әлеге категориясен торак белән тәэмин итү юнәлешендәге иң уңышлы проектларның берсе итеп кабул ителгән иде. Ләкин, ни кызганыч, әлеге җирләр бүген буш тора. Сәбәбе: инфраструктура проблемалары хәл ителми. Бу нисбәттән, инициатив төркем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат...

Хәтерегездә булса, "Подсолнухи" бистәсендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү халыкның әлеге категориясен торак белән тәэмин итү юнәлешендәге иң уңышлы проектларның берсе итеп кабул ителгән иде. Ләкин, ни кызганыч, әлеге җирләр бүген буш тора. Сәбәбе: инфраструктура проблемалары хәл ителми. Бу нисбәттән, инициатив төркем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат та җибәрде.

Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү 2012 елның сентябрь аенда башланган иде. Шул вакытта ук республика җитәкчелегенә әлеге участокларда йортлар төзү белән бергә 1440 урынлы 6 балалар бакчасы, мәктәп һ.б. инфраструктураларны сафка бастыруны да үз эченә алган бик өметле проект тәкъдим ителде. Шәһәрдә буш җирләр булмау сәбәпле, шәһәр башкарма комитеты участокларны Тукай районы территориясеннән, Әҗмәкәй авыл җирлегеннән 2307 участок бүлеп бирергә карар кылды. Ике ел элек гомуми мәйданы 301 гектар биләгән әлеге территорияне Тукай районы җирләреннән чыгару һәм Чаллының шәһәр төзелеше планына кертү турында вәгъдә дә бирелде. Ләкин вакыт уза, ә үзгәрешләрнең эзе дә юк. Ягъни вәгъдә сүздә генә калды. "Подсолнухи"да җир участоклары алган гаиләләрнең һәркайсы бүген үз участогына электр үткәрү, эчә торган су алу өчен коелар, скважиналар казыту белән мәшгуль. Ләкин бит алары да бар кешенең дә мөмкинлегеннән килми. Ә юл төзүгә килгәндә, анысына миллионлаган сумнар кирәк. Ә юлы-суы булмаган, газы кермәгән урында тормыш итү, балалар үстерү мөмкинме соң! Шуңа күрә буп-буш кыр өстендә тәвәккәлләп йорт салырга алынучылар бүген тәмам аптырашта: төзекләндерү, инфраструктура проблемалары белән кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр.

Республика Президентына язган хаттан бер генә өзек китерәбез. "Әлеге участоклар барысы да шәһәр башкарма комитеты тарафыннан бүленгән һәм рәсми рәвештә документлаштырылган, ләкин чынлыкта барысы да Тукай районы территориясендә булып исәпләнә.

Шулай итеп, берсенең карары икенчесенекен инкарь итә. Дөресен генә әйткәндә, килеп туган ситуация алдан "уйлап" корылган хәйләкәр планнан бер дә ким түгел. Яр Чаллы хакимияте биргән вәгъдәләреннән баш тарта, ә Тукай районы җитәкчелеге әлеге җирләрне бүлүне үз җаваплылыгына алган шәһәрне сылтама итә. Электры, газы булмаган урында без ничек итеп йорт төзик? "Подсолнухи" бистәсендә күп балалы гаиләләргә бүленгән җирләрнең статусын билгеләргә ярдәм итүегезгә һәм конкрет хакимият (Чаллыга яки Тукай районына) карамагына тапшырган очракта, әлеге программаны финанслауны да хәл итәргә булышырсыз дип өметләнәбез".

Ә чыгымнар, чыннан да, бик зур. 2012 елда төзелгән план нигезендә, магистраль һәм кварталлар эчендәге инженерлык челтәрләрен үткәрү - 2,5 млн сумга, урам-юл челтәрләрен төзү 2 млн сумга исәпләнгән иде. Ләкин, ни кызганыч, шәһәр бюджетында 2013 елга да, агымдагысында да әлеге чараларга акча каралмады. Алдан исәпләүләр буенча, яңа бистәнең гомуми бәясе, барлык социаль-мәдәни объектларны да кертеп, 4,4 млрд сум тәшкил итәргә тиеш иде. Үз вакытында әлеге сумманы өлешчә федераль бюджеттан да, күпмесендер республика казнасыннан алу планлаштырылды. Иң мөһиме, шәһәр бит әлеге йөкләмәне үз өстенә алды! Ә бүген үзе биргән вәгъдәләрдән баш тарта.

- Без инде бүген мәктәп яки балалар бакчалары турында да хыялланмыйбыз. Бердәнбер теләгебез: төп коммуникацияләр төзелсен иде. Юллар, электр, газ, су челтәрләре, канализация булса, йортларыбызны төзи башлар идек. Бик күп гаиләләр өчен әлеге мөмкинлек торак шартларын яхшыртуның бердәнбер чарасы бит. Бик күпләр кечкенә генә фатирларда, әти-әниләре белән бергә, кысан шартларда яшәргә мәҗбүр. Биредә җир участогы алганнар арасында бит 5әр, хәтта 7шәр бала тәрбияләүчеләр бар, - диләр хат авторлары.

Әлеге хатның күчермәләре шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиевкә, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевка юнәлтелде. Хатны барлыгы 215 кеше имзалаган. Алар барысы да "Подсолнухи" бистәсендә җир участогы алган "бәхетле" милекчеләр!

P.S. Ниндидер проектка алынганчы, тормышка ашырасы планнар төрле яклап анализлансын, конкрет сроклар, җаваплылар һәм, иң мөһиме, финанс чаралары билгеләнгәннән соң гына, бу хакта бөтен дөньяга игълан ителсен иде. Нинди генә сылтамаларны сәбәп итеп китерсәң дә, "Подсолнухи" бистәсендә җир алган күп балалы гаиләләрнең хыялын тормышка ашыру шундый "шәп проект" турында моннан 3 ел элек телевизор экраннары аша вәгъдә биргән җитәкчеләр намусында бит. Тиз арада хәл ителсен иде әлеге проблема. Вәгъдә ителгәнне 3 ел көтәсең дигән гыйбарә бу очракка һич кенә дә туры килми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев