Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Винарис Илъегет Чаллы кызларын җырлатты

Бүләкләрен дә таратты.

5 июнь көнне «Шәһри Чаллы» Җиңү паркы мәйданында тагын дусларын җыйды. Җырлы-моңлы пятачок үтте. Бу юлы ул аеруча үзенчәлекле, мәзәкләр белән үрелеп барды. Алып баручылар Сәрия Нәбиуллина белән Артур Салихов тамашачыларны биетте дә, уйнатты да. Гәлүш киеп ыргыту уены гына ни тора! 

Уен дигәннән, пятачок җырчылары – Винарис Илъегет, Равил Галиев, Нияз Хаматшин, Алмаз Ишморатов, Артур Салихов иң оста биючеләрне сайлап, сәхнәдә ярыштырды. Җиңүче итеп 6нчы сыйныфны тәмамлаган Риана танылды. 

Винарис Илъегет пятачокка килер алдыннан Равил Галиев белән көрәш булачагын игълан иткән иде. Аларның «ярышлары» үзенә күрә бер тамаша булды.

Казан кунагы шәһәрдәшләр күңелен яулады. Алар янына төшеп биеде, хәтта хатын-кызларны сәхнәгә чакырып җырлатты. Бүләкләрен дә тапшырды. 

Пятачок турында тулырак «Шәһри Чаллы» газетасыннан укый аласыз.

Пятачоктан фотолар монда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев