Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Винарис Илъегеттән сөенечле хәбәр!

«Бу яхшы яңалык әниемнең туган көнендә булды», - ди ул.

Үзенчәлекле иҗаты, шаккаттыргыч энергиясе белән аерылып торучы җырчы Винарис Илъегетнең тормышында зур сөенеч. Аңа ТР атказанган артисты исемен бирделәр. 

Шатлыгы белән ул шәхси аккаунтында уртаклашты. 

"Кекенәдән җырга гашыйк булып, уен коралларын яратып, гаҗәеп шәхесләр ярдәме белән артист дәрәҗәсенә ирешкән Винарис Илъегет - Виталий Ефим улы Блехер мин. Бүген Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнеханов карары буенча миңа атказанган артист исемен бирделәр.
Минем өчен бу - зур дәрәҗә. Тормышны яратып, җырлап яшәргә өйрәткән әти-әниемә, бөек шәхесләребезгә, кадерле кешеләремә, тамашачыларыма, дусларыма, Лилиямә чиксез рәхмәтлемен. Бу яхшы яңалыкның әниемнең туган көне җиткәндә булуы икеләтә бәхет. Иҗатыма югары бәя бирүегезгә рәхмәт татар халкым!" - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев