Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Винера Ганиева: “Бу кайгыга йөрәгем чыдасын гына”

Гомер аккан су кебек бик тиз уза.

Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил абыйның вакытсыз вафат булуына да айдан артык вакыт узды. 28 декабрьдә йөрәге тибүдән туктаган Камил Фәйзерахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләгән иде.

Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.

“Бүген бер ай булды. Һаман аңга килә алмыйм. Төшемме бу, өнемме? Ник? Көн саен, минут саен сорау биреп йөрим. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту - иң зур хәсрәт, иң зур кайгы. Йөрәгем чыдасын гына. Камилем - минем җанымның яртысы. Аны очратмаган булсам, мин чын бәхетнең, чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәс идем. Яратканым минем. Мин синең йөзеңә кызыллык китермәм, мәхәббәтебезгә тугры булырмын”, - дип җан ачысы белән уртаклаша Винера ханым Ганиева үзенең инстаграмында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев