Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин: «Икътисад үсешенең саллы өлеше суверенитетны ныгытудан гыйбарәт»

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда елга йомгак ясаганда әйтте.

«Безнең базардан күп кенә җитештерүчеләр китте. Шуның аркасында, безнең эшмәкәрләр бу товарларны үзләре җитештерә башлады. Бу тормышыбызга ниндидер тикшеренүләр уздыру һәм кушуны, институтларны, шул исәптән үсеш институтларын кушу зарурлыгын китереп чыгарды», – диде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, бу пунктлар барысы да технологик суверенлыкны ныгытуны тәшкил итүче өлешләр булып тора.

«Суверенитет төрле була: оборона, фәнни, технологик, белем бирү, мәгариф суверенитетлары. Безнең ил өчен – бу аеруча мөһим, чөнки суверенитетны югалтсак, без дәүләтчелекне югалтабыз. Һәм суверенитетны ныгыту шулай ук икътисад үсеше нәтиҗәсе», – дип йомгаклады Президент.

© РИА Новости / Михаил Климентьев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: владимир путин суверенитет