Һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар
Татарстанда ел саен 25 апрельдән, “Ел саен уздырыла торган “ Уылдык чәчү” чарасын уздыру турында” гы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп, һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар гамәлгә керә.
. Бу вакытта барлык диярлек региональ министрлыклар һәм идарәләр су биологик ресурсларының саклыгын тәэмин итәргә тиешләр.
Уылдык чәчү вакытында эшли торган Һәвәскәр балыкчылык кагыйдәләре җиңел һәм канун тотучы балыкчыларга билгеле: ярдан гына тоту һәм ыргагы икедән дә артмаган кармакка тоту.Сирәк булса да тыюны бозган гражданнар да булгалый: яки көймәдән балык тоталар, яки яңа спиннингны сынап карыйлар. Андый бозучылар явыз дип саналмыйлар, аларга штраф салалар һәм җибәрәләр. Тыюларны системалы рәвештә усал ният белән бозучы браконьерлар – башка хәл. Алар елгаларны ятьмәләр белән киртәләп куялар,балык тоту өчен төрле вәхши җайланмалар кулланалар. Менә шулар белән табигать саклау идарәләре чын сугыш алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев