WhatsApp-та теләсә нәрсә язышмагыз!
WhatsApp-та теләсә нәрсә язышу бик хәвефле, чөнки бетерелгән хәбәрләрне дә махсус программа ярдәмендә укып була, ди белгеч.
«Синергия» мәгълүмати технологияләр институты директоры урынбасары Антон Аверин белдерүенчә, WhatsApp-тагы күптән юк ителгән язмаларны да тергезеп укып була. Моның өчен махсус программалар эшләнгән.
Аларны Android операцион системалы смартфоннарга куеп файдаланырга мөмкин. Мисал өчен "Notif log notification history" дигән кушымта нәкъ менә шундыйлардан. Аны смартфонга куйгач, мессенджердан кайчан булса да килгән барлык хәбәрләр, шул исәптән җуйдырылып ташланганнары белән дә танышып була.
Чыганак Кызыл Таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев