Хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турнирыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
653
0
7 майда Чаллы шәһәренең «Витязь» спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россия һәм Татарстанның көрәш федерацияләре, Яр Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
Турнирга спортчылар Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Актаныш, Арча, Зәй, Буа, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кукмара, Теләче, Яшел үзән, Әгерҗе, Балтач, Мөслим, Алабуга, Чирмешән районнарыннан, хәтта Чувашия, Башкортстан, Карачаево-Черкесия республикаларыннан килде. Барлыгы 80гә якын спортчы катнашты.
Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев