Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәбәрсез югалганнар язмышы – әдәбият күзлегеннән

Язучы Факил Сафинның «Мәйдан» журналының 2026 ел январь санында басылып чыккан «Алар безне эзлиләр» исемле повесте турында фикер алышу узды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында күренекле әдип, язучы Факил Сафинның «Мәйдан» журналының 2026 ел январь санында басылып чыккан «Алар безне эзлиләр» исемле повесте турында фикер алышу узды. Анда язучылар, укытучылар, 41нче мәктәп укучылары әсәрне укып чыккач туган уй-фикерләре белән бүлештеләр.

Язучы Факил Сафин бу әсәрендә 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү хәрәкәте турында яза. Әлеге темага багышланган документаль язмалар шактый булса да, аны әдәби әсәр формасында чагылдырган хезмәтләр әлегә кадәр булмаган. Ил күләмендә беренче булып дөнья күргән шундый хезмәт бу. Повесть халык язучысы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы әдәби әсәр конкурсында проза номинациясендә 1 урынга лаек булды.
Чарада әсәрнең геройлары, эзтабар хәрәкәтенең әһәмияте, үсеп килүче буында патриотик хис тәрбияләү, буыннар дәвамы турында да сүз барды. Филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, язучы Зимфира Исламова әсәргә тирән анализ ясады.
«Яшүсмерләр өчен якты, ихлас китап дөнья күргән», дигән фикер белән үрелеп барган кичә кызыклы да, үзенчәлекле дә булды.
Сугыш барган урыннарга солдатларның каберлекләрен эзләп бару – сәфәр генә түгел, ә чын батырлык, Ватанның героик үткәненә хәтер һәм хөрмәт дәресе ул. Әдәби эстафета дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин