Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗга юллама откан көрәшче Булат Фаракшин Мәккәдә

Ул изге сәфәрдә 1 ай булачак.

27 яшьлек Чаллы көрәшчесе Булат Фаракшин хаҗ кыла. Мондый бәхеткә ул татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турнирында катнашып иреште. 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында кул көрәшендә җиңү яулады. Соңыннан җирәбә уйнатканда бәхет аңа елмайды.

- 20 июньдә иң беренче Дубайга кадәр очтык. Аннары Джиддага килдек. Хәзерге вакытта без Мәккәдә, кече хаҗ - гомрәне үттек. Дүшәмбе көнне, Аллаһ теләсә, олы Хаҗга кузгалабыз. Ул 3-4 көн дәвам итәр әле, - дип сөйләде безгә Булат. 

Булат Фаракшин белән әңгәмәне моннан укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ