Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәлил Фәрдиев: «Мошенниклардан машина сатып алдым»

Барысы да җырдагыча «Әй, машина, машина, җитте минем башыма» кебек килеп чыккан.

Редакциябезнең машина йөртүчесе 71 яшьлек Хәлил Фәрдиев машина алганда мошенниклардан зыян күргән. Шәһәрдәшебез әлеге хәлләрне йөрәге әрнеп сөйли. Рәхәтләнеп япон машинасында җилдерер урынына, ул хәзер дөреслек эзләп йөрергә мәҗбүр, ә тимер аты ишегалдында тора – йөрергә ярамый, арест салынган.  

«Игъланнар сайтында күрдем дә, шалтыраттым. Машина Әлмәт районының бер авылында иде. Барып карадым, ошаттым. Шул көнне үк 15 мең сум залог калдырдым. «Калганын ЮХИДИда исәпкә куйганда гына бирәм», – дип кисәттем. Автомобиль 1 миллион 100 мең сум тора иде. Сатучы ир-ат сату-алу килешүендә 600 мең сумны гына күрсәтүне сорады. Янәсе, машина алганына бер ел да юк, салым түлисе була. «Мәчеткә йөрим, алдашмыйм», – дигәч аны-моны уйлап тормадым, ризалаштым», – дип искә төшерә ул көннәрне Хәлил абый.

Машинаны ул 2024 елның июль аенда ала. Шулай тыныч кына йөргәндә быелның апрелендә Дәүләт хезмәтләре порталына суд утырышына килмәү турында хәбәр килә. Җитмәсә, шул көнне бөтен карталарына, счетларына арест салына. Ачыклый торгач, 20 мең сум түләргә икәнлеге ачыклана. Түләмәсәң, пени өстәлә.  

«Бөтен акча картада бит, ничек түләргә тиеш булганмындыр?! 20 мең сум бурычка алып тордым. Банкка түләргә кергәч, карта белән булмагач, комиссия дә санадылар, 600 сум. Бөтен кесәдән 550 сум җыйдым. Тагын 50 сум кирәк, чиратымны калдырып, машинадан 1 сумлыкларга кадәр җыеп түләдем», – дип көенә Хәлил абый.     

Суд карары нигезендә, Хәлил Фәрдиев Башкортстанның Салават шәһәрендә кредит алган кебек килеп чыга.

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев