Халык синоптигы: “Бу декабрь түгел, ә көзнең дәвамы”
Быелгы кыш Пушкинның «Евгений Онегин» романындагыча башланды.
«В тот год осенняя погода Стояла долго во дворе»). Дөрес, шагыйрь язуы буенча кар гыйнварда гына яуган, без исә менә явар дип көтәбез.
Республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, Россия территориясенең күпчелек өлеше бик җылы һава массаларында киң антициклон йогынтысында тора. Вакыты белән әз-әзләп явым-төшемнәр һәм томан күзәтелә. Узган ялларда Татарстанда уртача тәүлек температурасы нормадан +11 градуска югары иде. Агымдагы елның ноябрендә уртача тәүлек температурасы +2,4° иде. Бу гидрометеорология үзәгенең даими күзәтүләр чорында иң җылысы булган.
“Бу кышта аномаль суыклар да булыр әле”
Нутрициолог, фитотерапевт Юлий Бунов күп еллар дәвамында һава торышы буенча үзенең күзәтүләрен теркәп бара. Көзнең озын һәм җылы буласын ул инде июль аенда ук аңлаган. “Бу декабрь түгел, ә көзнең дәвамы. Һәр айның 15-20 нче көннәрендә бер елга кадәр һава торышын фаразлап була. Табигатьтәге билгеләр буенча да һава торышын алдан әйтеп була. Әйтик, сентябрь дәвамында каен яфраклары яшел торды. Башка елларда алар август азагына сары яфракка күмелә иде. Быел яфракларын да соң койды. Бу көзнең соң килүенә, карның да соң ятуына ишарә. Әлеге билге 100% дөреслеккә туры килә, ничә ел сынаганым бар. Декабрь бик җылы булачак, айның икенче яртысында бераз суытыр. Яңа елга кадәр кар әз булыр дип уйлыйм. Әмма бу кышта бик көчле суыклар булачак әле, аномаль суыклар дип әйтер идем. Январьдә һава температурасы 35 градустан да түбән төшәчәк. Моңа июльдә дә, августта да ишарә булды.
Хәзерге вәзгыятьне глобаль җылыту белән бәйләп булмый. Ике ел элек кышын -35, -37 градуслы суыклар иде. Минзәлә районында һава температурасы -42 кадәр җитеп, электрсыз утыручылар да булды. Шуңа глобаль җылыту турында сүз бармый.Төрле еллар булды инде, 10-12 еллар элек кар Яңа ел бәйрәме алдыннан гына ятты. 15-17 ел элек кар ныклап 20 нче февральдән соң яуды, моңа кадәр кар катламы -1-2 сантиметр гына иде. Бакчага да барып йөрдек әле, кар да көрисе булмады. Әмма февраль азагында, мартта гел кар явып торды, апрельдә тау астында яшәүчеләрне су басты ”
Бакчачылар борчыла
Бакчачы Рәмзия Исламованың ишегалдында әле дә хризантемалар үсеп утыра. “Тиздән пионнар үсә башлый инде, күбесендә лилияләр, нәркизләр чыккан. Ул чәчәкләрне каплыйсы була. Карлыганның бөреләре ачыла диләр. Кара карлыган бит ул иртә яфрак яра, бөреләре яшелләнгән инде, тиздән ачыла да башлый. Анысы, карлыганга туңса да зыян булмас, запас бөреләре күп аның. Кура җиләге дә, өстә калган ботаклары булса да, төптән яңадан чыгара. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында инде, бөтен агач-куакны каплап бетереп булмый. Чияләр иртә яфрак яручан. Бөреләре яшелләнеп калырга мөмкин, алар кышын туңса, язын чәчәк атмый калачак. Вакытында фосфор, калий кебек ашламалар салынган икән, ул вакытта шанс бар. Лилияләр, пионнар, лаванда туңа,аларны капларга, җиләкне дә. Гадәттә, җиләкнең яфракларын уңышны җыйгач кисәргә дә, башка тотынмаска кирәк. Ә кайберәүләр соңгы көздә тагын бер кат яңа чыккан яфракларны кисеп ташлый, яңалары үсеп җитешми. Ә бит яфраклар өстәмә җылылык бирә, тамырларны каплап тора. -1, -2 градуска кадәр даими суыткач, һава температурасы башка күтәрелмәсә, калын итеп торф белән капларга кирәк, ул кибетләрдә сатыла. Салам белән капларга киңәш итмим, аның астына тычкан ияләшә. Кышның нинди буласын да белеп булмый бит, күзәтеп торырга кирәк, кар булмаса, тагын өстәмә ак махсус япма бн капларга. Иң беренче яуган карны җыеп шул чәчәкләр өстенә бәрергә. Кар яумаган килеш -10 га кадәр суытса, тагын өстәмә материал белән капларга кирәк”.
Һава торышы архивына күз салсак, Чаллыда аномаль җылы декабрь 2006, 2010, 2015, 2019, 2020 нче елларда да күзәтелгән. Бу елларда һава температурасы ай дәвамында +2, 0, -2 , -4 саннары арасында уйнаган.
Рамил Галимов: 10 елдан арткандыр инде, елын төгәл хәтерләмим. Себердән кышкы сапогилардан Казанга кайтып төштем, 30 декабрь иде ул. Урамда күлдәвекләр җыелып ята, яуган кар да эреп бара, яңгыр тамгалый иде.
Алсу Ногманова: 18-19 ел узган инде, декабрьдә мин дус кызымның туенда шахит идем, авыл ишегалдында сулар җыелып торды. Кияү каршылаганда капка төбендә кар да юк иде, әти 48 ел элек тә кыш башы җылы булды ди.
Рәзинә Абдуллина: Ничәнче ел икәнен белмим, кар булмагач, сыннар урынына агачтан, төрле тактадан ясап куйган идек мәктәптә укыганда.
Синоптиклар фаразына караганда, алдагы тәүлекләрдә һава температурасы төнлә -2,-4 градус, көндезләрен 1,+1 градус булыр дип көтелә. Атмосфера фронты якынлыгы аркасында урыны белән зур булмаган явым-төшемнәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев