Бакча сезоны 1 майда башлана.
Быел ташламалы категориядәге гражданнарны бакчаларга йөртү өчен Чаллы шәһәр башкарма комитеты 25 млн сум акча бүлеп бирергә җыена.
Халыкны 38 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкатенә автобуслар йөртәчәк.
Автобуслар 5 тукталыштан: «51 комплекс», «Мегастрой» (Машиностроительная улица), Сарман тракты, «Студенческая», «Автостанция» тукталышларыннан китә.
Бакча сезоны 1 майда башланып 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Нет комментариев