Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең әнисе кызына ни дигән?

Меңнәрчә халык мәхәббәтен яулаган Хәния, аның йөрәк парәсе, аның җанын ярып төшкән сабые бит.

Легендар Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина эшкә килгән саен апасы белән сөйләшә, кунаклар кабул итә. Шушы көннәрдә ул апасының музеена иң кадерле кунак, әнисе Фәния апаны алып килде. Һәм үзенең кичерешләре белән уртаклашты.   

– Кадерлемә ничек кенә авыр булмасын, килдек әле без кабаттан Кояшыма. Меңнәрчә халык мәхәббәтен яулаган Хәния, аның йөрәк парәсе, аның җанын ярып төшкән сабые бит. Хәния -курчак янына килде дә: «Эх кызым, нигә артист булдың икән? Минем кебек колхозчы гына булып эшләсәң, гомерең озын булыр иде», – дип, күңел ярсуына түзәлмичә үз сорауына үзе җавап бирде. Күкләрдә язылганны, куллар белән генә сыпырып булмый шул, газиз әнием. Мин эштән кайтканны өзелепләр, дүрт күз белән көтеп торган газиз Инәуем булганда бер ни куркыныч кебек түгел. Тик мин дә башкалар кебек газраилдән куркам. Юк, юк үзем өчен курыкмыйм, вакытсыз киткәннәр өчен... Алар минем гомер юлымда, шактый булдылар. Үз акылында, үз аягында йөрсә дә газизем сабый кебек инде. Юкка гына шатлана, юкка да елый, өстәлдән ризыкланып туйгач кат-кат «рәхмәт инде кызым», – дип әйтә. Мин оялып китәм, күземнән яшьләр тама, соң аңа мине балачакта ризыкландырганда «рәхмәт» әйтә белдемме икән? Кечкенә куллары белән күп бала тәрбияләде. Инәүем, сүзе саен кабатлаган «Ай Аллам» сүзен мин дә бик еш әйтәм хәзер. Аннары: «Инәү җаным  син яшь, мин бала гына булсам, ничек безгә рәхәт булыр иде. Вакыт, гомер дигәннәре бик тиз үтә икән дип уйланам», – ди Фирүзә ханым. Фәния апа намазларын укыган саен газиз балалары рухына дога кыла. Музейга килгәч тә бу изге эшен онытмый. 

Тиздән газетабыз һәм сайтыбызда Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр чыга. Бу юлы Хәния Фәрхинең музыканты, саксафонда һәм флейтада уйнаучы Чулпан Адиятуллина истәлекләре белән уртаклаша. Безне күзәтеп барыгыз.

Фотолар һәм Фирүзә Ибәтуллинадан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи Шоубизнес