Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең гомере үлмәс җыр кебек

«Тамашачылар һәм кунаклар «Бәйрәм» ансамбленә кушылып җырлый алачаклар!» – диде «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 5 ел тулды. Әмма тамашачылары да, иҗатташ дуслары да аны онытмый. Тиздән башкалабыз Казанда «5 ел синсез» дип исемләнгән концерт була. 

12 октябрьдә Сара Садыкова концертлар залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу уңаеннан һәм аның җырларын мәңгеләштерү максатынан  «Гомерләрне үлмәс җыр итик...» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.  

«Концертта яраткан җырчыбызның сәхнә дуслары: Айгөл Бариева, Гөлнара Габидуллина,  Булат Нигъмәтуллин, Фәннур Нәҗипов, Сиринә Зәйнетдинова чыгыш ясаячак. Алар Хәния Фәрхинең күп кенә җырларын башкаралар. Тамашачылар һәм кунаклар «Бәйрәм» ансамбленә кушылып җырлый алачаклар!» – диде «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова