Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә: «Әнием еламыйча ничек түзгәндер?»
Миләүшә Гыйлемханованың шатлыгы бар.
Хәния Фәрхинең туганы, Миләүшә Гыйлемханова сөенече белән уртаклашты.
"Бик күп популяр җырчыларның репертуарын матур җырлары белән баеткан композитор Зифа апа Нагаева миңа махсус җыр язды. "Әнкәем-бәгырькәем" дип атала ул. Исеменнән үк күренгәнчә ул һәрберебезнең дөньядагы иң кадерле кешеләренә багышланган. Зифа ханым аны үзенең әнисен күз уңында тотып язган. Минем фикерләрне дә истә тотты. Көенә исә апам Хәния Фәрхи моңнарын да керткән. Нәтиҗәдә бик матур җыр килеп чыккан", - ди Миләүшә.
Җырчы аны башта елый-елый тыңлаган.
"Әнием ничек еламыйча түзгәндер, әллә миңа гына күрсәтмәдеме икән?" - ди Миләүшә Гыйлемханова.
Сүз уңаеннан, Чаллы тамашачысы Миләүшә Гыйлемханова белән тәүге тапкыр ТР халык артисты Зифа Нагаева концертында очрашкан иде. Аннары "Шәһри Чаллы" пятачокларында да халык аны үз итте. "Тавышы, хәрәкәтләре Хәния Фәрхинеке. Бик матур җырлый", - дип бәяләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев