Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә: «Бик нык дулкынланып килдем, рәхәтлек алып киттем»
«Мондый зур чарада беренче катнашуым», - ди ул.
«Шәһри Чаллы» пятачогының быелгы сезонның беренчесенә ерак араларны якын итеп, Уфадан Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова да килгән иде. Ул хисләре белән уртаклашты.
– Беренче чиратта «Шәһри Чаллы» газетасына апам Хәния Фәрхине оныттырмыйча газета битләрендә истәлекләр бастырганы өчен рәхмәт әйтәм. Чаллы Хәния Фәрхинең яшьлеге үткән шәһәр. Ул бу шәһәрнең һавасын сулаган, урамнарында йөргән, сәхнәләрендә чыгыш ясаган. Чаллыда аның рухы бар. Биредә чыгыш ясау минем өчен катлаулы да, рәхәт тә. Мин бу чарага җитди әзерләндем. Хәния апамның рухы шат булсын, җырлавымнан канәгать калсын, дидем. Махсус күлмәк тектердем. Ул көндезге 12дә генә әзер булды. Аллаһка шөкер, җырларымны җылы кабул иттеләр. Мине пятачакокка чакырганыгыз өчен рәхмәт. Мин бу чараның нәрсә икәнен бирегә килгәч кенә аңладым. Искиткеч! Ләззәтләнеп, рәхәтлек алып киттем. Халык өчен бик кирәкле чара. Дәвамлы булсын. Халык исә рәхмәтле булып, «Шәһри Чаллы»га язылсын иде. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.
Хәния апамның дуслары, туганнары белән очраштым. Хәтирәләрне яңарттык.
Биредә шулай ук яраткан җырчыларым белән дә очраштым. Илназ Баһның үзенә генә хас мәгънәле җырларын бик яратам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев