Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби Ильвир: «Шулай язгандыр инде, күрәсең...»

Махсус хәрби операция вакытында җанөзгеч шигырьләр иҗат иткән.

Ильвир уй-кичерешләрен шигырьләренә сала. Язу сәләте аңа Фәймә әбисеннән күчкән. Беренче шигырен тәүге тапкыр гашыйк булгач язган. «Шуннан китте инде. Сүзләр, җөмләләр, шигырьләр. Махсус хәрби операциядә тизрәк языла алар. Телефонга язып барам. Телефоным һәрвакыт янымда, фотога, видеога да төшерәм», – ди кыю егет. Игътибарыгызга аның берничә шигырен тәкъдим итәбез. 

Егетләргә
Төшкә керде бүген егетләр...
Гел шундый ук яшь бөркетләр!
Елмаю аларның йөзләрендә,
Ут балкый күзләрендә.

«Сәлам, энекәш, – диделәр алар, –
Өстә инде безнең хәзер юллар...»
Күрдем мин аларны шулай ачык,
Дөреслектән булмый шул качып...

Алар белән бер телем ипи бүлештек,
Елмайдык, сөендек һәм көлештек...
Күпме серләр сөйләдек таңнарга,
Өйрәндек бер сүздән аңларга...

Бергә гиздек урман-кырларны,
Атлап үттек нинди генә юлларны.
Дуслык безнең китте бик тирәнгә,
Янымда сезне күрергә мин өйрәнгән...

Урамнарда калды сезнең яшьлек шавы,
Җирнең бер кояш төшмәгән ягы.
Тарихка, заманга булды зур сабак...
Кала алмадым, егетләр, сезне саклап...
13.05.2023


«Дуслар»
Нигә җиңел тормыш авыр тоела,
Вакыт узгач дуслар исемлектән коела?
Шулай язгандыр инде, күрәсең,
Яши-яши хәтта имәнне дә бөгәсең!

Бөтенесе ниндидер файда эзли,
Шуңадыр инде, «кырымда»да йөри.
Кайвакыт сүзләренә «хуҗа» булмыйлар,
Мин дөресен әйтсәм, вәт дулыйлар!

«Дуслар» нигә арттан сөйли?
Әллә инде алар мине сөйми?!
Ышанып сереңне сөйләмә аларга!
Карап калырсың алай талларга.

Чын дустыңны вакыт сынамый.
Ә алар синең кырыңда кыланмый.
Чыны хәлеңне сорарга иренмәс,
Ә «тегесе» син диеп хәтта селкенмәс.

Уйга калып, дуслар, санап ятыш,
Гомерең буе алар өчен тырыш.
Кала кырыйда бары иң якыны –
Аның өчен бирергә әзер каныңны!
08.02.22

Бу бит...
Яшьлекнең иң ярсу чагы.
Кайчан булыр икән ул тагы?
Колакларда корал тавышы...
Бу бит тормышның агышы.

Сагындырды туган як исе...
Табигатьнең меңләгән төсе,
Туганнарның якын тавышы.
Бу бит кемнеңдер олы табышы!

Истә әле бәлеш тәмнәре,
Туган өйнең бар ямьнәре...
Әнкәемнең тәрәз гөлләре,
Авылымның елга-күлләре!

Сугыш кына безне аерды,
Булган канатларны каерды.
Сугыш ул – төннәрнең карасы,
Сугыш ул – йөрәкләр ярасы!
23.03.2023


Учактамы җавап?
Ялгыз айның яктысында 
Талгын гына яна бер учак...
Йөрәктә төрттереп дәшә –
Бу бит синең яшь, җүләр чак.

Четердәтеп куя ул дөрләп,
Минем үткән еллар җаннарда...
Күмеренең җылылыгы кебек,
Көчлелегем ага каннарда.

Шушы якты ялкын утларын
Оныта алмый бер дә күңел...
Ләкин нәрсәдер җитми шул,
Барысы да элеккечә түгел.

Ничек кайтарырга шуларны?
Әйтегезче, кайсыгыз белә?!
Шул бер сорауга җавап белән
Күпме җаннар кабат терелә.
13.06.23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ