Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби комиссариатка килмәгәннәр өчен яңа җәза кертәләр

Штраф күләме 500 мең сумга кадәр җитәчәк.

Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон комитеты Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер мондый гамәл өчен 500 дән 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук төзәтмәләр белән хәрби комиссариатка гаилә хәлен үзгәртү, белем алу, эш урынын, уку урынын, вазифаны яки тору урынын алмаштыру турында хәбәр итмәгән өчен 10-20 мең сумлык штраф кертү күздә тотыла.

Хәрби-транспорт мобилизация бурычларын үтәмәгән өчен штрафлар арта: гражданнар өчен 25 мең сумга кадәр (500 сумга кадәр иде), вазифаи затлар өчен 50 мең сумга кадәр (1000 сумга кадәр иде), юридик затлар өчен 400 мең сумга кадәр (20 мең сумга кадәр иде).

Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен штрафлар 3 меңнән 25 мең сумга кадәр арта. Моннан тыш, хәрби исәпкә алу документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен штрафлар 25 мең сумга кадәр була.

Моннан тыш, кодексны «Мобилизация игълан иткәндә хәрби комиссариатларга аларның эшендә ярдәм итмәү» 19.38 маддәсе белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Аның буенча мобилизация буенча хәрби хезмәткә, җыен пунктларына яки хәрби частьләргә чакырылырга тиешле гражданнарга вакытында хәбәр итүне һәм килүне үтәмәгән өчен җәза кертелә. Штрафлар вазифаи затлар өчен 80 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт