Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциядән кайтучылар санаторийга бара ала

Бушлай дәвалануны елга бер тапкыр узарга мөмкин.

Медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курортларда демобилизацияләнгән катнашучыларны дәвалау буенча программа быел эшли башлады. Социаль фонд дәвалау дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыны озата баруны тәэмин итәчәк. Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көн дәвам итә. 

Тернәкләндерү үзәкләренә киткәндә ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Әгәр ул элегрәк тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалау курсын билгеләячәкләр. Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы булган СВОда катнашучылар чираттан тыш юллама алырга хокуклы.

Мәгълүмат өчен контакт-үзәккә шалтыратырга мөмкин. Телефоны - 8800-1-00000-1
Дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 8:00. – 17:00, җомга – 8:00 – 15:45 сәг. кадәр
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев