Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә 100 килограмм чәкчәк

«Ирем армиядә вакытта солдатларның татлы ризык ашыйсылары килүе турында сөйләде», - ди Мәдинә Мөхәммәтҗанова.

Чаллының «39нчы комплекс» территориаль иҗтимагый советы рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә татлы бүләк әзерләде. Ул юбилей елында солдатларга үзе 100 килограмм чәкчәк пешереп җибәрергә карар кылган. Аның 60 килограммын җибәрде инде. Солдатлар аңа рәхмәт әйткәннәр. 

"Ирем армиядә вакытта солдатларның татлы ризык ашыйсылары килүе турында сөйләде. Шуның өчен егетләребезгә чәкчәк пешерергә булдым. Ничек булса да җиңүгә үз өлешемне кертәсем килә. Теләгән кешеләр килеп миңа бу эштә булыша ала", – ди ул. 

Игелекле эштә гаиләсе төп таянычы аның. Абыйсы Мәхмүт Хисамиев – он, оныгының тәрбиячесе Ләйсән Маликова – бер банка бал, 95 яшьлек Ркия Вәлиева – акча, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең әнисе Дилә ханым көнбагыш мае биргән. 

"Чәкчәкне эш көннәрендә кызым Алсу белән пешерәбез. Эшне иртәдән «бисмилла» әйтеп башлыйбыз, төнгә кадәр эшлибез. Туган авылга кайткан саен авыл йомыркасы алып киләм. Аны кабыгы белән бергә туңдыргычта саклыйм. Бер елга кадәр ул анда яхшы саклана, берни дә эшләми... Йомырканың туң булуы яхшы. Мин чәкчәкләрне егетләргә озатыр алдыннан гына бал белән катырам. Алай тәмлерәк була ул", – ди Мәдинә ханым. 

Ул махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә тагын ике тапкыр 20шәр килограмм тәмле чәкчәк җибәрергә җыена. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ