Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә автомобильләр, медикаментлар - 20 тоннадан артык йөк җибәрелде

Чаллыдан быел беренче гуманитар йөк озатылды.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 2026 елда беренче гуманитар йөк җибәрелде. Аның авырлыгы 20 тоннадан артык тәшкил итә. 

Гуманитар йөк составында 

«Нива», «Уаз» автомобильләре, погрузчик, квадроцикл, пиломатериаллар, автомобиль двигателе базасындагы подстанцияләр, медикаментлар, маскировка  челтәрләре һәм хәрбиләргә шәхси посылкалар бар.

Йөк "Логистика һәм Татарстан автоперевозкалары" коммерциянеке булмаган ассоциация акчасына тупланган. 

Гуманитар йөкне озату чарасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев предприятие җитәкчесе Михаил Левашовка аерым рәхмәт әйтте. 

"Ул Афганистанда хезмәт итте, хәрби дусларын югалтты. Шуңа да карамастан зур хәрефтән башлана торган кеше булып калды. Хәрби хезмәттән кайтты, яраткан эшен тапты һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шундый кешеләргә илебез таяна", - диде ул.

Фото Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Чаллы мэры СВО