Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә – питбайк, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар

10 тоннадан артык йөк озатылды.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына быелның 14нче гуманитар йөге озатылды.  Йөк машинасына 11 млн сумнан артык акчага 10 тоннадан артык кирәк-ярак тутырылган. Йөк составында азык-төлек, медикаментлар, питбайк, ике квадроцикл, аларга прицеплар, 11 квадрокоптер, спутник интернеты һәм башка махсус техника  бар.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев хәрбиләргә кирәкле әйберләрне җыярга булышкан кешеләргә рәхмәт әйтте. 

Бу юлы әлеге изге эшкә предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре: Рафаэль Юнысов, Сергей Рачков, Әлфия Лоханина, Сергей Горшков, Михаил Левашов, Рамил Миңнеханов, Леонид Барышев, территориаль иҗтимагый совет активистлары, шәһәрдәшләр үз өлешен керткән.

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция