Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәрбиләргә үзгәртеп ясалган 5 машина җибәреләчәк

Аларны мэр Наил Мәһдиев сынап карады.

Машиналарның барысы да куе яшел төстә, ишексез һәм багажниксыз. Әлеге автомобильләр махсус хәрбиләр өчен үзгәртеп ясалган. Машиналар иске, берсе хәтта 1971 елгы. Әмма алар чыдамлы, ди мастерлар. Автомобильләрнең сыйфатын мэр Наил Мәһдиев үзе тикшерде. 

«Эксплуатациядән чыккан һәм үз срогын үтәгән машиналардан без менә шундый җиңел һәм кирәкле автомобильләрне сугышчыларның соравы буенча ясыйбыз. Алар әлеге автомобильләр белән сугыш кирәк-яраклары ташый, яралган хәрбиләрне чыгара ала алачак. Барысы да бик гади. Мондый автомобильләр күпләрнең гомерен саклап калуда ярдәм итәчәгенә шигем юк.  Бер ай элек СВО зонасына баргач, шундый машиналарны егетләребезнең үз көчләре белән ясавын күрдем. Без аларга бу эштә ярдәм итәргә тәкъдим иттек», –  ди мэр. 

Машиналарны иптәшләре белән эшмәкәр Илфат Хәбибрахманов ясаган. Тиздән алар хәрби операция зонасына җибәреләчәк. 

Чаллы хакимияте фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев