Яңалыклар тасмасы

Хәсән Туфан проспектында ремонт кайчан бетәчәк?

«Автомобиль юллары» предприятиесе җитәкчесе Марат Анисимов: «Ул идеаль булырга тиеш», - ди.

Хәсән Туфан проспекты юлында ремонт эшләре кайный. Юлның Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше төзекләндерелә. Ремонт 28 проөентка әзер, ди белгечләр. Асфальт җәюдән тыш, җәяүлеләр юллары да ясыйлар. Алар 3 метр киңлектә. Велосипедчыларныкы - 2 метрлы. Моннан тыш, 137 яктырткыч урнаштырачаклар, 6 светофор һәм 4 автобус павильоны куячаклар. 

"Автомобиль юллары" предприятиесе директоры Марат Анисимов: "Бу - Чаллының үзәк урамнарының берсе. Мәйданга таба баручы юл. Аның өске катламы таушалган, чокыр-чакырлы иде. Хәрәкәт итүе дә куркыныч иде. Әлеге юл идеаль булырга тиеш", - ди.

9нчы май бәйрәменә эшләр туктатылып торачак. Чаллы Сабан туена, 17 июньгә кадәр, өске катлам асфальт җәелеп, яктырткычлар урнаштырылачак. Юлны тулысынча 25 сентябрьгә ясап бетерергә планлаштыралар. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юллар төзелеше капиталь ремонт

Нет комментариев