Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов: «Хатын-кыз безне көчле итә»

Гүзәл затларның тормышындагы роле турында «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдиновтан сораштык.

– Минем тормышымда, үсешемдә хатын-кыз якыннарым – әбием, әнием, сеңлем, хатыным һәм кечкенә кызым бик зур роль уйнады һәм уйный.

Без сеңлем белән көчле рухлы кешеләр янында үстек. Әбием укымышлы, тырыш нәселдән иде. Кайда эшләсә дә, алдынгы булган: сугыш вакытында комбайнчы, тракторчы булып хезмәт куйган. Авырлыкларны да ул лаеклы үткән. Аның шундый көчле булуы безнең тәрбиягә дә тәэсир ясады.

Әбием олы сынаулар үтеп, бик күп кыенлыклар күрсә дә, гомеренең ахырына кадәр тормышны яратып, һәр мизгеленә сөенеп яши белде. Шуңадыр күңеле гел яшь иде аның. Ул 90 яшендә бакыйлыкка күчте, әмма мин аның турында искә алганда иртә китте дип әйтәм. 

Әнием дә шундый ук көчле шәхес. Ул – мәктәп директоры урынбасары, укытучы, сәламәтлекләре чикле авыр балалар белән эшли. Гомер буе интернат-мәктәптә хезмәт куя. Эше авыр булса да, аны яратып, төгәллек белән башкара. Әнием бик тырыш, акыллы ханым. Аннан мин әле дә күп нәрсәгә өйрәнәм.  

Шушы ике кешедән без сеңлем белән күпне алдык, аларның үрнәге безгә тормышта көч бирә. Сеңлем дә бер нәрсәдән дә курыкмый торганнардан. Нинди эшкә тотынса да ахырына җиткерә. Чит илләргә дә китеп эшләп кайта, Мәскәүгә дә, үзебездә дә зур уңышларга иреште. Житез, акыллы, сабыр һәм тыйнак ул безнең.

Тормыш иптәшем Гөлинә – шәһәркүләм «Сабан туе гүзәле» конкурсы җиңүчесе, театр актрисасы. Нинди эшкә тотынсам да, иң беренче терәгем, ярдәмчем ул минем. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Аның белән ике бала тәрбияләп үстерәбез: улыбыз Данилга 3 яшь, кызыбыз Мәдинәгә алты ай.

Тормышыбызда хатын-кызның роле бик зур дип саныйм. Алар безне көчле итә, дөньяга матурлык бирә, - ди СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев