Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызлар ни өчен ялгыз?

Ялгыз хатын-кыз дигәндә еш кына моңсурак, күңелсез, хәтта бәхетсез кеше күз алдына килә. Шулай да кемдер тормыш иптәше булмаса да канәгать яши, моны ирек дип кабул итә, ә кемдер авырсына, күңел төшенкелегенә бирелә. Хәзерге көндә ире булмаган ханымнар арабызда шактый. Моның сәбәпләре нидә? Психолог Чулпан Рәхмәтуллина шушы сорауга җавап бирде.

Хатын-кызларның ялгызлык сәбәпләре төрле булырга мөмкин – әйтик, карьераның беренче урында булуы, ир-аттан булдыра алмаганны көтү, якын-тирәдә үрнәк алырдай гаилә булмау һәм башкалар. Берничә сәбәпне төптәнрәк карап үтик.

Әти-әни белән мөнәсәбәт 

Кеше өчен беренче урында торган ир-ат – әти, ә беренче урындагы хатын-кыз – әни. Без кечкенәдән шушы пар, аларның үзара мөнәсәбәте үрнәгендә үсәбез. Әгәр инде кыз бала әтисез үссә, ул гадәттә «принц» турында хыяллана. Ягъни, булачак ире итеп тормышта бик сирәк очрый торган ир-атны күзаллый. Чөнки чынбарлыкта таянырлык образы булмый. Ә кайбер кызлар әтиләрен шулкадәр яратып, хөрмәт итеп, кимчелексез кеше итеп кабул итәләр дә, үсеп җиткәч, әтисе кебек идеаль егетне таба алмый интегәләр. Хәтта кияүгә чыкканнан соң да эчтән генә ирен һәрвакыт әтисе белән чагыштыручылар бар. Үзенә күрә бер ярыш оештырыла. Билгеле инде, иптәше «җиңелә». Хатын-кыз сүз белән әйтмәсә дә, ир-ат моны сизә. 

Бәхет хисе

Хатын-кыз нинди уй-хисләр белән яши, үзен бәхетле итеп тоямы? Бу да бик мөһим. Гадәттә «Хәлләр ничек?» дигән сорауга без «Яхшы» дип җавап бирергә күнеккән. Ә сез ныклап торып уйланыгыз әле – иртән торгач беренче итеп башыгызга нинди уйлар килә? Сезне нәрсә борчый? Башкаларга әйтмәсәгез дә, күңелегезне нәрсәдер «тырнап» тора икән, ул барыбер сизеләчәк. Килешәсездер, шат күңелле кеше белән аралашасы килеп тора. Ә гел зарлана, ачулана, көн дә ниндидер күңелсезлек чыгара торган кешедән качасы килә. Ир-атның да бәхетле буласы килә бит, борчулы хатын-кыз исә аңа да борчу өсти.

Яраткан шөгыль, яраткан эш

Хатын-кыз табигате белән иҗат итүче. Кемдер чигә, тегә, бәйли, кемдер чәчәкләр үстерә. Кызганычка каршы, күпләр яраткан шөгыленә әһәмият бирми, вакыт тапмый. Ә бит ул хатын-кызга энергия, эчке матурлык өсти, канәгатьлек хисе бирә. 

Характер

Сүз «начар» характер турында түгел, ә үз холкыңның уңай һәм тискәре якларын белү кирәклеге турында бара. Үз-үзеңне өйрәнү өчен болай эшләргә киңәш итәм. Танышларыгыз-дусларыгыз арасында үзегезгә ошаган өч кешене һәм шулай ук ачуыгызны китергән өч кешене алыйк. Ошаганнарның яхшы якларын санап чыгыгыз – гадәттә, бу сыйфатлар сезгә дә хас була. Ачуыгызны китергән кешеләрнең тискәре якларын барлагыз – гадәттә, үзебездә күрмәсәк тә, килешмәсәк тә, болар – безгә дә хас сыйфатлар. Бу рәвешле үзегезгә анализ ясаганнан соң «Үземне ничек үзгәртә алам соң?» дип уйлану яхшы. Хәтта тиз генә үзгәрә алмаган очракта да, үз кимчелекләрен белгәннән һәм таныганнан соң кеше тынычланып кала. Һәм нәтиҗәдә ул мөнәсәбәтләрне дә башкача кора башлый.

Фото: pro-dachnikov.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев