Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакын түләделәр. Әмма премиямне «кискәннәр» булып чыкты. Законлы микән бу?

Сорауга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә

– Хезмәт хакының стимуллаштыручы өлешен ниндидер сәбәпләр аркасында түләмичә калу – законсыз. РФ Конституцион Судының 15.06.2023 елгы 32-п номерлы карары белән РФ Хезмәт Кодексының 135 маддәсенең 2 өлеше нигезендә бу Конституциягә каршы килә. Ул дисциплинар җәза аркасында хезмәт хакының стимуллаштыручы өлешен түләмичә калдырырга яисә аны ирекле рәвештә киметергә рөхсәт итмәскә тиеш. Взысканиеләр шулай ук персоналның аерым эшчәнлек төрләрендә катнашуына һәм хезмәт нәтиҗәләренә бәйле булган өстәмә түләүләрне исәпләүгә дә комачаулый алмый. 

Хезмәткәргә премия биргәндә взысканиеләрне исәпкә алырга мөмкин. Шул ук вакытта керем 20 проценттан кимемәсен дип, хезмәт хакының стимуллаштыручы өлешен киметү рөхсәт ителә.
РФ Конституцион Суды премиядән ирекле рәвештә мәхрүм итүне һәм ниндидер ярамаган штрафлар куллануны тыя. Ул хезмәт хакы күләмен хезмәтнең сыйфатын, шулай ук башка объектив критерийларны исәпкә алып билгеләргә кирәклеген дә ассызыклый.

Әлеге нормаларны үзгәртмичә, эш бирүчеләр боларны исәпкә алырга тиешләр.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Прокурорга сорау бирәсегез килсә, редакциягә (57-01-19) шалтырата аласыз. Сезнең мөрәҗәгать игътибарсыз калмас! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев