Хезмәткәрләргә 16 миллион сум бурычы бар
Оешма директоры суд каршында җавап тотачак
«КамМонтажСтрой» ҖЧҖ директоры эшчеләргә хезмәт хакы түләмәүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның гыйнварыннан 2024 елның сентябренә кадәр гаепләнүче 72 эшчегә хезмәт хакы түләмәгән. Нәтиҗәдә, 16 миллион сумлык бурыч җыелган. Хезмәт хакын түләргә тиешле акчалар башка максатларга тотылган.
Моннан тыш, гаепләнүче оешманың бухгалтерына үзенә 5 миллион сумлык премия язарга кушкан.
Прокуратура эшчеләрнең хокукларын яклауны үз контроле астына алды, җинаять эше судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев