Хезмәттәшебез - мәртәбәле бәйге җиңүчесе
Әлеге чара Башкортостанда узды.
Яр Чаллы Матбугат үзәге "Мәйдан" журналы хезмәткәре Гөлназ Нуриева мәртәбәле бәйгедә җиңде.
1 декабрьдә Уфада Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә "Ачыш" ("Асыш") яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Әлеге бәйгене БРның Язучылар берлеге ярдәмендә "Шоңкар" һәм "Тулпар" журналлары оештырды.
Тантанада мөхтәрәм кунаклар - Башкортстан мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, БР Язучылар берлеге рәисе, "Шоңкар" журналы баш мөхәррире Айгиз Баймөхәмәтов, "Казан утлары" баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, Якутия Язучылар берлеге рәисе, "Чолбон" әдәби журналының баш мөхәррире Гаврил Андросов, Чувашстандагы "Хыпар" матбугат йорты директоры, язучы Дмитрий Моисеев, Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбай, Марсель Сәлимов катнаштылар.
"Ачыш" бәйгесе яшь талантларны барлау, аларның иҗатына игътибарны арттыру өчен, "Проза" һәм "Поэзия" номинацияләрендә оештырылды. Гомуми приз фонды - 200000 сум. Ул башкорт һәм татар иҗатчыларына тигез бүленде. Киләсе елга башка төрки халыклар яши торган төбәкләрдән дә яшьләрне җыеп, зур әдәби фестиваль уздырырга исәплибез," - дип сөйләде Айгиз Баймөхәмәтов үз чыгышында.
Бу мәртәбәле бәйгедә "Поэзия" номинациясендә 1 урынга хезмәттәшебез Гөлназ Нуриева лаек булды. Гөлназ "Мәйдан" журналының әдәбият бүлеген җитәкли. Аңа киләчәктә дә уңышлар, иҗат үрләре телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев