Хезмәттәшенең машинасына хуҗа булган
Яңалыклар тасмасы

Хезмәттәшенең машинасына хуҗа булган

Урланган транспорт күрше ишегалдында гына табылган

38 яшьлек ир-ат полициягә бер ай элек парковкага куелган машинасы югалуын хәбәр итә. Килгән зыянны 100 мең сумга бәялиләр.

Полиция хезмәткәрләре машинаны якын парковкадан табалар. Әлеге җинаять кылуда зыян күргән ир-атның хезмәттәше, 19 яшьлек егет гаепләнә. Алар бер оешмада  слесарь булып эшлиләр. Гаепләнүче автомобильне үзенә йөрер өчен әзерләгән – аккумулятор куйган, ачкычлар тапкан, тәгәрмәчләрен кабарткан, ялган сату-алу документы төзегән.

 Автомобиль хуҗасына кайтарылды. Җинаять кодексының 166-нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды (5 елга кадәр иректән азат итү җәзасы).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


02 увд мвд полиция кража

Нет комментариев