Холодильник аркасында янгын чыкты
Яңалыклар тасмасы

Холодильник аркасында янгын чыкты

Фатир хуҗасы зыян күрде.

Шамил Усманов урамында урнашкан 43/17 йортында янгын чыкты. Сәбәбе суыткычта, ди тикшерүчеләр. Ул төзексез булган. Электр җиһазын куллану буенча кагыйдәләр бозылган. 40 яшьлек фатир хуҗасы янгынны үз көче белән сүндерергә тырышкан. Әмма төтен исенә исереп, тәнен пешергән. Аны хастаханәгә озатканнар. 

ТР буенча РФ МЧС матбугат хезмәте фотолары 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев