Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөрмәне ничек сайларга?

Ул нәрсәдән файдалы һәм нинди сортлары тәмле?


Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч, ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була, дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, куерак та булырга мөмкин.

Хөрмәнең «Мандариновая», «Королек», «Шарон», «Китайская» дигән төрләре аеруча популяр.
 
«Мандариновая»ны икенче төрле «баллы хөрмә»  дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.
 
«Королек» та баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.
 
Хөрмәнең «Шарон» төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ул авызны бөрештерми, бик баллы була.
 
«Китайская» хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Җимешнең ян-якларында сызыклары була. Өстәвенә катырак та.
 
Файдасы да күп төрле:

*Яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай.

*Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия.

*Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта.

*Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый.

*А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр